Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 октябрь 2021, 15:05

Укытучыбыз белән горурланабыз!

Борай гимназиясе укытучысы Ильмира Махиянованы укучылары котлый.

Укытучыбыз белән горурланабыз!
Укытучыбыз белән горурланабыз!

Октябрьнең беренче атнасында мәктәпләрдә Укытучылар көнен билгеләү күркәм традиция булып тора.

   Укытучы кеше безнең өчен иң абруйлы, белемле, әни кебек үк якын булган, хөрмәткә лаек, киләчәк тормышка дөрес караш булдыручы, бөтен көчен балаларга белем бирүгә салучы дәрәҗәле һөнәр иясе ул. 

   Шундый укытучыларнын берсе – Ильмира Махиянова безнен  яраткан укытучыбыз.  Ул Борай гимназиясендә математика фәненнән белем бирә. Апабыз мөлаем йөзле, күркәм холыклы, игътибарлы мөгаллимә. Аның күзләрендә балаларга карата жылылык тойгысы таратучы чаткылар балкып тора.

Ильмира Мулланур кызының дәресләре бик кызыклы үтә, укучылары дәрес саен яңа белемнәр алып чыга. Тәлапчән  карашлы, намуслы  һәм гадел  укытучыбыз  бөтен укучыларның игьтибарын  дәрестә үзенә карата белә, шуңа да ныклы белем бирә.

Укытучыбыз безнең икенче әниебез кебек, көн дә хәлебезне белеп, тикшереп тора, булган  проблемаларны чишәргә әзер, безнең белән гел якын бәйләнештә, кирәк булса, ярдәмгә килә. Без аны чын күңелдән яратабыз һәм хөрмәт итәбез, тыңлыйбыз, әйткән тәкдимнәрен һәм кушкан эшләрне азагына кадәр житкереп, эшләргә тырышабыз.

 Безнең сыйныф житәкчесен чын мәгънәсендә Укытучы дип була, ул беркайчанда балаларга сәбәпсез шелтә эшләми, теманы дәрестә аңламасаң, сабыр гына аңлатып бирә. Ильмира Мулланур кызы безне акыллы, намуслы, ярдәмчел һәм киң күңелле булырга, кирәк вакытта ярдәм кулын сузарга әзер булган шәхесләр итеп тәрбияләргә тырыша. 

Без яраткан укытучыбызны бәйрәм белән котлап, рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

6А сыйныф укучылары исеменнән  Ирина Гаязова, Лиана Кильметова.

 Борай Балалар ижат йортының “Яшь хәбәрчеләр” берләшмәсе әгьзалары.                                                          

 

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: