+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
10 октябрь 2021, 18:20

Мәктәптә бер кат оекта йөргән...

Алмаш аяк киемен өйдә онытып калдырган укучыга педагог шундый “җәза” биргән.

Мәктәптә бер кат оекта йөргән...
Мәктәптә бер кат оекта йөргән...

Кемерово шәһәрендәге бер мәктәптә алмаш аяк киемен өйдә онытып калдырган укучыны көн буена бер кат оекта йөрергә мәҗбүр иткәннәр. Социаль челтәрләрдә 31нче мәктәптә педагогның өченче сыйныф укучысын көн буе ботикасыз йөрергә мәҗбүр иткән, дигән мәгълүмат таралган. Бу көнне 8 яшьлек малай алмаш аяк киемен оныткан.

"3нче сыйныфта укучы улым “сменкасын” оныткан һәм педагог аңа тышкы аяк киемен салырга кушкан. Балага 8 яшь, ул кушканны тыңлаган һәм көне буе бетон идәндә аяк киемсез йөргән", - дип язган баланың әнисе.

Шәһәр хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, укытучыга шелтә белдергәннәр, малайны башка сыйныфка күчерергә булганнар.

Прокуратура әлеге очрак буенча тикшерү башлаган.

 

Фото:pikabu.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: