Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
12 октябрь 2021, 16:20

Әзер булыгыз...

Тиздән республикага 12-17 яшьлек үсмерләр өчен коронавирустан вакцина кайтартылачак.  

Әзер булыгыз...
Әзер булыгыз...

Якын арада Башкортстанга 12-17 яшьлек үсмерләр өчен коронавирустан вакцина кайтартылачак, дип хәбәр итте брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов.

"Вакцина төбәккә килү белән, бу хакта шунда ук хәбәр итәрбез", - дип белдерде ведомство вәкиле.

Хәзерге вакытта Башкортстанда балалар арасында авыручылар саны арта. Балалар авыруны чагыштырмача җиңел кичерә, ләкин авыр очраклар да бар. Нигездә, хроник авырулары булган балалар арасында. Яңа туган балалар да авырый, бер яшькә кадәргеләр дә, алар өчен Уфаның 17нче дәваханәсе базасында махсус бүлек булдырылган.

Билгеле булуынча, үсмерләр өчен вакцина, барлык күрсәтмәләрне дә исәпкә алып, Н.Ф. Гамалей исемендәге Үзәк тарафыннан эшләнгән. Клиник сынаулар җәй көне узды. Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко илдә балаларны коронавирустан вакциналау буенча таләпләр кертергә җыенмауларын әйткән иде. COVID-19дан прививканы хроник авырулары булган балаларга ясарга тәкъдим ителәчәк.

 

Фото:rg.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: