-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 октябрь 2021, 15:15

Көзге каникуллар күчерелерме?

Мәгариф һәм фән министрлыгы социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматка ачыклык кертте.

Көзге каникуллар күчерелерме?
Көзге каникуллар күчерелерме?

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә көзге каникулларның вакытын күчерү турындагы мәгълүматны кире кактылар.

Билгеле булуынча, шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда, эпидемия шартларына бәйле рәвештә, мәктәпләрдә көзге каникуллар вакыты үзгәрә икән, дигән мәгълүмат таралды.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен белдерделәр.

Каникуллар календарьдагы уку графигы буенча планлаштырылган: чирекләп укучылар өчен 29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Триместр режимында эшләүче мәктәпләр өчен көзге каникуллар 15-20 ноябрь көннәрендә узачак.

 

Фото:ria.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: