Башкортстанда хәзерге вакытта 242 мәктәп COVID-19 аркасында карантинда, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика буенча “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Казак.
"Мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә коронавирус белән авыручылар саны арта бара. Бүген 242 мәктәп карантинга ябылган, бу 543 сыйныф. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында 222 коронавирус йогышы очрагы теркәлде", - диде баш санитар табиб.
Элегрәк ведомство биш кеше авырган сыйныфларда карантинның кертелүе турында хәбәр иткән иде. “Роспотребнадзор” карары буенча, сыйныф дистанцион укуга 14 көнгә китә.
Фото:regnum.ru