-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 ноябрь , 14:45

Бөек тел галиме мирасын искә алабыз

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә Владимир Дальнең 220 еллык юбилеена багышланган күргәзмә-инсталляция оештырылды.

Бөек тел галиме мирасын искә алабыз

Владимир Иванович Даль — әдәбиятчы, күренекле табиб, галим, этнограф, җәмәгать эшлеклесе, “Бөек урыс теленең аңлатмалы сүзлеген” уйлап табучы. Аның исеме мәктәп эскәмиясеннән үк һәркемгә таныш.

Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә бөек тел галименең 220 еллык юбилеена багышланган күргәзмә-инсталляция оештырылды. Бу күргәзмә балалар өчен кызыклы да, фәһемле дә. Анда хәтта нәниләр дә әкият геройларын: Тычканны, Кар кызын, тугры Жучканы, хәйләкәр Төлке һәм Батыр әтәчне танып торалар.

Биредә үк яшь китап укучылар В. И. Даль язган мәкальләрне яхшы белүләрен тикшерә ала. Ул бөтен гомерен урыс теле һәм фольклоры хәзинәләрен саклауга багышлаган зур шәхес.

 Яшь дусларыбыз икегә бүленгән акыллы халык әйтемнәрен туплап, блиц-викторинада бик теләп катнаша.

 

Фото: Ирина Зиннәтуллина.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова