-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 ноябрь , 11:45

Гимназиядә су беткән...

Укучыларны дистанцион укытуга күчерделәр.

Гимназиядә су беткән...

Уфаның 105нче гимназиясендә, аномаль эсселек аркасында, быел җәй су беткән. Башкала мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мәктәпкә су скважинадан кергән. Гимназиягә үзәк су белән тәэмин итү үткәрелмәгән.

"Калинин районының Федоровка авылында урнашкан гимназия унбер ел дәвамында скважинадан файдаланды: суның барлык параметрлары билгеләнгән нормаларга туры килде. Агымдагы елның җәендә аномаль эсселек аркасында скважинада су дәрәҗәсе кимеде. 20 октябрьдән башлап су белән өзеклекләр башланды", - дип ачыклык керттеләр Уфа хакимиятендә.

Хәзер белгечләр гимназияне резерв скважинага тоташтыралар. Ә әлегә барлык 488 укучы да дистанцион укытуга күчерелгән.

“Бүген без дистанцион рәвештә укыйбыз. Мәктәп җитәкчелеге килеп туган хәл буенча оператив рәвештә кирәкле чаралар күрде. Безгә, ата-аналарга, скважинада су юклыгы турында хәбәр иттеләр, әлеге проблеманы хәл итү буенча барлык чаралар күрелә. Мәктәпнең дистанцион укыту тәҗрибәсе бар. Әлбәттә, без барыбыз да балаларның тизрәк укый башлавын телибез”, - дип сөйләгән “Башинформ” агентлыгына баласы әлеге гимназиядә белем алган әниләрнең берсе.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте                   

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина