-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 ноябрь , 11:40

Галәмгә сәяхәт

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсендә "Русия символлары. Космик казанышлар” Бөтенрусия олимпиадасы узды.

Галәмгә сәяхәт

18 ноябрьдә Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсе "Русия символлары. Космик казанышлар” Бөтенрусия олимпиадасының бер мәйданчыгына әйләнде. Әлбәттә, офлайн форматта узган чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып оештырылды.

 

 Һәр катнашучыга, үз яшь категориясенә (10-12 һәм 13-16 яшь) туры килүче, 10 сораудан торган биремнең басма варианты таратылды. Сораулар бик гади түгел, әмма кызыклы иде. Һәр сорау балалардан эрудиция һәм тапкырлык таләп итте.

 

Олимпиадада көчләрен сынап караучы балаларга Галәм бераз гына якынайды һәм башка яклап ачылды, ә иң яшь катнашучы “Космик әлифба” белән бүләкләнде.

 

Фото: Ирина Зиннәтуллина.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова