+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
22 ноябрь 2021, 14:25

Андрей Назаров: “Туклану сыйфаты югары дәрәҗәдә калырга тиеш”

Республиканың кайбер мәктәпләренә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек китерү очраклары ачыкланган.

Андрей Назаров: “Туклану сыйфаты югары дәрәҗәдә калырга тиеш”
Андрей Назаров: “Туклану сыйфаты югары дәрәҗәдә калырга тиеш”

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров республиканың кайбер мәктәпләренә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек китерелү очракларын сәер факт дип атады.

“Без мәктәп туклануын оештыру өстендә эшләүне дәвам итәбез. Кызганычка каршы, балалар өстәленә яраклылык вакыты узган азык-төлек эләгү очраклары ачыкланды. Болай ярамый. Бер яктан, бу нинди дә булса авырулар куркынычын арттыра. Монда район хакимиятләре башлыклары һәм мәктәп директорлары контроле таләп ителә", - диде Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Андрей Назаров.

Элегрәк министрлар кабинеты әгъзалары эшлекле киңәшмәдә республика мәктәпләрендә туклануны оештыру белән шөгыльләнүче аутсорсерлар аренда өчен түләмәячәк дигән карарга килгән иде.

“Туклану сыйфаты бик югары дәрәҗәдә калырга тиеш. Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү өчен федераль акчаларны үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк", - диде Премьер-министр.

 

Фото: regnum.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: