+11 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
23 ноябрь 2021, 11:30

Уфа мәктәбеннән 300дән артык баланы эвакуацияләгәннәр...

Нәрсә булган?

Уфа мәктәбеннән 300дән артык баланы эвакуацияләгәннәр...
Уфа мәктәбеннән 300дән артык баланы эвакуацияләгәннәр...

Бүген, 23 ноябрьдә, иртәнге сәгать 10да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Уфаның  Минһаҗев урамы буенча урнашкан 126нчы мәктәбендә янгын чыгу турында хәбәр килгән. Урынга оператив рәвештә 37 янгын сүндерүче һәм 12 махсус техника җибәрелгәню

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын мәктәп спортзалының 2 квадрат метр мәйданында, киенү-чишенү бүлмәсендә чыккан.

"10 сәгать 22 минутта янгын сүндерелде. Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. 354 кеше эвакуацияләнде, шуларның 324е – балалар, - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Хәзерге вакытта урында дознаватель эшли, янгынның сәбәпләре ачыклана.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: