+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 ноябрь 2021, 13:35

Дуслык күпере нык булсын!

"Әллүки"челәр Балтач районының Сәйтәк урта мәктәбе укучылары белән очрашты.

Дуслык күпере нык булсын!
Дуслык күпере нык булсын!

“Әллүки” журналын яратып укучылар арасында Балтач районының Сәйтәк мәктәбе укучылары да бар. Кызлар һәм малайлар күмәкләшеп журналга язылып, “Мәктәп белән “Әллүки”гә конкурсы җиңүчеләре дә булды. Кичә, 26 ноябрь көнне, без якын дусларыбыз укыган белем учагында булып, аларны бүләкләп кайттык.

Сәйтәк мәктәбенең башлангыч сыйныфларында утызга якын укучы белем ала. Тырышып укый, төрле түгәрәкләрдә сәләтләрен үстерә, уңышларга ирешә биредә укучы кызлар һәм малайлар. Җыр-биюгә, шигъри сүзгә оста үзләре! Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен чын артистларча сәхнәләштереп күрсәттеләр. Башлангыч сыйныфларда белем бирүче укытучылар – Элита Сименовна Паситова, Инзилә Исмәгыйль кызы Сафина, Миләүшә Габдулла кызы Хәсәнова, Рәзилә Рәшит кызы Шәрифнурова балаларны белемле, сәләтле, һәрьяклап үсешкән шәхесләр итеп тәрбияләүгә зур көч сала. Балаларны милли матбугат белән дуслаштыруга да уңай карый мөгаллимәләр.

Шунысы сөенечле, Сәйтәк мәктәбе укучылары “Әллүки” белән бергә үсә. Язылалар, укыйлар, басма оештырган конкурсларда да бик актив катнаша алар.

Журналга язылып, мәктәпкә җиңү китергән дусларыбыз “Әллүки” бүләкләренә бик сөенде. Бергәләп фотога төшү, аралашу да кызыклы булды. Әйткәндәй, “Әллүки”нең “В контакте” төркемендә барган конкурсларда актив катнашучы яшь дусларыбыз да нәкъ шушы мәктәптә укый. Юлиана Ибраһимова һәм Рөстәм Нәҗметдинов “Дүртаяклы дустым” бәйгесендә тырышып тавыш җыйды.

–  Безнең укучылар “Әллүки”не бик ярата, көтеп ала. Андагы бер генә биремне дә калдырмыйлар, эшләп баралар. Балаларга шундый кызыклы, эчтәлекле журнал чыгаруыгыз өчен рәхмәт! – диде мәктәп директоры Руфина Вадим кызы Ибраһимова.

Киләчәктә Сәйтәк мәктәбендә дусларыбыз тагын да артачак әле. Ә без сәфәрдән якты тәссоратлар белән, тагын очрашырга сүз куешып, Уфабызга юл алдык.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: