+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 декабрь 2021, 18:05

Укырга барасы килеп торсын!

Башкаланың 21нче лицее, капитал ремонттан соң, укучыларны кабул итәргә әзер.

Укырга барасы килеп торсын!
Укырга барасы килеп торсын!

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

"Моннан ел ярым элек без Уфада 21нче лицей укучыларының әти-әниләренә һәм укытучыларына кыска вакыт эчендә лицейда ремонт эшләрен тәмамлаячакбыз дип вәгъдә иттек. Сүзебездә тордык, хәзер лицей үз укучыларын каршы алырга әзер.

Бу мәктәп - Башкортстанда борынгы белем учакларының берсе, аңа 100 яшь. Стеналар, түбәләр һәм идәннәр торышы буенча борчылулар урынлы иде. Хәзер биредә заманча, яхшы җиһазландырылган сыйныфлар.

21нче лицейда мәктәп ашханәсенә дә реконструкция ясадык. Яңа җиһазлар, савыт-саба сатып алдык, зал һәм ярдәмче хуҗалыклар ремонтланды.

"Мәгарифтә күтәрелеш" проекты кысаларында биредә стоматология кабинеты ачарга планлаштырабыз.

Безнең алымның төп принцибы берәмләп ремонтлау түгел, ә комплекслы, күләмле итеп төзекләндерү. Гомумән алганда, Башкортстанда өч ел эчендә реконструкцияләнгән мәктәпләрдә 2667 урын өстәлде, тагын 31 мәктәп (11 548 укучы урыны) төзедек. Киләчәккә дә планнар зур. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм.

Сәламәтлек һәм тынычлык телим!" - дип язган Радий Хәбиров.

 

Фото: республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: