+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 декабрь 2021, 10:20

Теләкләр Яңа ел алдыннан үтәлә

Радий Хәбиров 15 яшьлек Данил Ларуковның хыялын чынга ашырды.

Теләкләр Яңа ел алдыннан үтәлә
Теләкләр Яңа ел алдыннан үтәлә

25 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия акциясе кысаларында 15 яшьлек Данил Ларуков һәм аның гаилә әгъзалары белән “Орлан” поездында Уфа тимер юл вокзалыннан Дим станциясенә кадәр барды. Әлеге сәфәр Башкортстан шәһәр яны компаниясенең резерв составында барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәп оештырылды.

Билгеле булуынча, 21 декабрьдә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлегендә республика Башлыгы Башкортстан территориясендә акциягә старт бирде. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Яңа ел чыршысыннан акциядә катнашучыларның теләкләре язылган дүрт шарны алды. Алар арасында поезд машинисты ролендә булырга теләгән Данил Ларуков та бар иде.

Данил күпбалалы гаиләдән, ул иң өлкән бала. Аның шулай ук 12 яшьлек апасы Дарья, 7 яшьлек энесе Максим һәм 3 яшьлек сеңлесе Полина бар. Сәламәтлек үзенчәлекләре аркасында Данил нигездә өйдә белем ала.

Сәфәр вакытында Куйбышев тимер юлы баш инженеры урынбасары Евгений Мельников һәм поезд машинистлары “Орлан” электропоездының техник үзенчәлекләре турында сөйләде. Республика җитәкчесе Данилның әнисе Елена Ларукова белән сөйләшкәндә, гаиләнең ничек яшәве, малайның кирәкле реабилитация үтүе белән кызыксынды. Радий Хәбиров балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды һәм Ларуковлар гаиләсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

– "Теләкләр чыршысы"  -  бик яхшы һәм игелекле акция. Ул аерым ярдәмгә мохтаҗ балаларга безнең  җылы мөнәсәбәтебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ел саен проектта катнашучылар саны арта баруы шатландыра. Бу авыр хәлдә булганнарга ярдәмебезнең кечкенә бер өлеше. Балаларның, бигрәк тә Яңа ел алдыннан, хыяллары тормышка ашырылырга тиеш, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

“Башкортостан шәһәр яны пассажир компаниясе” җәмгыяте директоры Антон Гармаш Русия тимер юллары компаниясеннән Ларуковлар гаиләсенә “Орлан” поездында бушлай йөрү өчен сертификат бүләк итте. Аны 2022 ел дәвамында кулланырга мөмкин. Данил шулай ук поездларның булачак машинистларын өйрәтүче махсус тренажерда бушлай шөгыльләнә алачак.

 

Фото: Башинформ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: