+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 гыйнвар 2022, 00:10

Башкортстан – лидерлар арасында!

Республикада 2021 елда 207 “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылды.

Башкортстан – лидерлар арасында!
Башкортстан – лидерлар арасында!

Премьер-министр урынбасары Азат Бадранов республика Хөкүмәтенең йомгаклау утырышында 2021 елда Башкортстанда мәгарифне үстерүнең башлангыч йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләде.

— 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә. “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты” проектын тормышка ашыру кысаларында ике ел дәвамында Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә 2000 сертификат бирелде, – диде Азат Бадранов мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәләр турында сөйләгәндә. – 25 декабрьдә Уфада 21нче лицей ачылды. 48 спорт залы ремонтланды һәм 5 ачык яссылыктагы мәйданчыклар спорт корылмалары белән җиһазландырылды.

Тулаем алганда, соңгы өч елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә республика федераль бюджеттан дүрт миллиард сумнан артык акча җәлеп итте. 2021 елда 207 “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылды һәм мәктәпләрдә “Физика”, “Химия”, “Биология” фәннәрен өйрәнү өчен заманча санлы җиһазлар алынды. Башкортстан санлы җиһазлар белән тәэмин ителүче объектлар саны буенча лидерлар арасында. Стәрлетамакта IT-куб һәм “Кванториум” балалар технопаркы ачылды.

Яшь укытучыларны авыл мәктәбенә җәлеп итү максатыннан авылда эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү дәвам итә. Быел 100 яшь авыл укытучысының һәркайсы 690 мең сум күләмендә грантлар алды. Шулай ук 48 укытучы “Авыл укытучысы” федераль программасы кысаларында 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен алды.

2021 елның августында Уфада “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) " IX Милли чемпионаты финалы узды. Бу Ворлдскиллс стандартлары буенча һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм мәктәп укучылары арасында илдә иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары.

Русия Федерациясе субъектлары арасында гомуми медаль зачетында Башкортстан 76 төбәк арасында 2нче урынны алды. IX Милли чемпионат мирасы булып һөнәри белем бирү оешмалары базасында 109 өстәмә остаханә булдыру торачак, бу “Ворлдскиллс” Русия стандартлары буенча югары технологияле җиһазларда кадрлар әзерләүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге мәйданчыклар базасында Демонстрацион имтихан үткәрү үзәкләре ачылачак. Моннан тыш, әлеге мәйданчыкларда “Ворлдскиллс” чемпионатларына әзерлек, һөнәри юнәлеш бирү эше, шулай ук халыкның квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү эшләре башкарылачак.

 

Фото: sterlya-school1.ucoz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: