Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 гыйнвар 2022, 11:45

Талантлы балалар форумга җыелды

Сәләтле балаларның “Башкортстан өмете-2021” форумында мәктәп укучыларының Бөтенрусия, төбәкара, республика олимпиадаларында һәм башка интеллектуаль конкурсларда җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрикләү традициягә әверелде.

Талантлы балалар форумга җыелды
Талантлы балалар форумга җыелды

Форум ел саен оештырылып, анда зур уңышларга ирешкән кызлар һәм егетләрнең тырышлыгы, укытучыларның тынгысыз хезмәте югары бәяләнә. Быел да форумга республиканың барлык районнарыннан да диярлек сәләтле укучылар һәм аларның остазлары килгән иде.

Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, форумның бурычы — мәктәп укучылары арасында олимпиада хәрәкәтен популярлаштыру. Бөтенрусия олимпиадасы укучыларның укуга һәм фәнгә сәләтен, кызыксынуын арттыру, төрле өлкәләрдә сәләтле балаларны ачу, аларга һөнәр сайлауда ярдәм итү өчен оештырыла.

Форум программасына быел балаларны һәм остазларны бүләкләү генә түгел, күпсанлы осталык дәресләре, интеллектуаль ярышлар һәм зур экскурсия программасы да кертелгән иде.

Тантаналы чара барышында “Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсы, Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы, башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада, “Зур чакырулар” фәнни-технологик проектлар конкурсы, Идел буе федераль округы мәктәп укучылары арасында интеллектуаль олимпиада, милли технологик башлангычның түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы, үсмерләр арасында В. И. Вернадский исемендәге Бөтенрусия тикшеренү эшләре конкурсы, “Физтех” олимпиадасы һәм башка төрле бәйгеләр җиңүчеләре бүләкләнде.

— Форум республиканың иң талантлы балаларына багышланган. Биредә без 100дән артык баланы һәм аларның 80нән артык остазын җыйдык. Болар — Башкортстанга җиңү китергән, аның тарихына үз өлешләрен керткән балалар, — диде “Аврора” талантларны үстерү үзәге директоры урынбасары Рәмилә Өметбаева.

— Без коллегалар белән эмоциональ интеллект буенча тренингта катнаштык. Уен ярдәмендә үзебезнең эчке дөньябызны тәртипкә китердек, ресурслар таптык, алар белән ничек эшләргә һәм балаларны ничек өйрәтергә кирәклеге турында фикер алыштык, — дип белдерде Уфа шәһәренең 93нче физика-математика лицее укытучысы Юлия Шатилова.

Чара тәмамланганнан соң форумда катнашучыларга Уфа буйлап бай эчтәлекле экскурсия оештырылды.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: