Сез фотода күргән чибәр кызлар Иске Туймазы мәктәбенең 2нче сыйныфында укый. Алар икесе дә уку алдынгылары, олимпиадалар, төрле конкурслар җиңүчеләре. Икесе дә музыка мәктәбенә йөри, матур җырлый. Мәдәният йортында, мәктәптә үткән һәр чараның бизәге алар. Ахирәтләр, сыйныфташлар, хәтта исемнәре дә бертөрле – Камилә!
Камилә Насыйрова 3 яшеннән художестволы гимнастика белән шөгыльләнә. Бу өлкәдә шактый гына уңышлары да бар талантлы кызның. Ә Камилә Мөхәммәтҗанова фортепианода уйный, иҗади конкурсларда уңышларга ирешә, республика, халыкара фестивальләрдә дипломнарга лаек булган. Гыйльми-практик конференцияләрдә беренчелекне беркемгә дә бирми.
Динар Кәлимуллин фотосы.