Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 гыйнвар 2022, 11:55

Каникуллардан соң укулар башланачакмы?

Бу мәсьәлә Хөкүмәттәге оператив утырышта каралды.

Каникуллардан соң укулар башланачакмы?
Каникуллардан соң укулар башланачакмы?

5 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штабның агымдагы елда беренче утырышын үткәрде. Күтәрелгән мәсьәләләр арасында мәгариф учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү дә каралды.

Төбәк мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Альберт Кәримов хәбәр итүенчә, республика мәктәпләре, кышкы каникуллардан соң, 17 гыйнварда эш башларга әзер. Мәгариф учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен 2 196 медицина инспекторы контрольдә тотачак.

“Роспотребнадзор”ның республика идарәсе җитәкчесе Анна Казак ассызыклавынча, укулар башланганчы, азык-төлек блокларын дезинфекцияләү һәм мәктәптәге сыйныфларны дезинфекцияләү чаралары белән җыештыру мөһим.

Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына киләсе атнада мәктәпләрнең уку башлануга әзерлеген тикшерергә, шулай ук мәгариф учреждениеләре директорлары белән киңәшмәләр үткәрергә кушты.

Үз чиратында, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы “омикрон” штаммы йоктыруга шикләнелгән очракта кирәкле гамәлләр буенча методик тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

– Ата – аналар да, укытучылар да шуны аңласын иде, бала үзен начар хис иткән очракта, өйдә калырга тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Без мәктәпләрдә авыручылар саны артуга юл куймаска тиеш.

 

Фото:polit.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: