Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
7 гыйнвар 2022, 10:55

Конструкцияләү – балаларның яраткан шөгыле

Уфа районының Алексеевка мәктәбе укучылары “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәгендә бик теләп шөгыльләнә.

Конструкцияләү – балаларның яраткан шөгыле
Конструкцияләү – балаларның яраткан шөгыле
2019 елның сентябрендә Алексеевка урта мәктәбендә ”Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге ачылган иде. “Технология”, “Математика һәм информатика”, “Физик культура һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре” кабинетлары методик тәкъдимнәр нигезендә җиһазлан-дырылган, күпфункцияле җиһазлар кайтартылган. Үзәк гомуммәдәни компетенцияләрне, санлы грамоталылыкны, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның, ата-аналарның иҗади, социаль мөмкинлекләрен үстерү өчен иҗтимагый киңлек функциясен башкара.

– Бу искиткеч шәп проект авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларны яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгара. Әлеге үзәк аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү, тикшеренү эшләре алып бару, кызыксынулары буенча төрле түгә¬рәкләргә йөреп, сәләтләрен үстерү мөмкинлеге бирә. Безнең укучылар шахмат, робот техникасы, конструкцияләү, социаль проектлау түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнә, – ди мәктәпнең “Үсеш ноктасы” үзәге җитәкчесе Айгөл Миңнегулова.

Түгәрәктә 7нче сыйныфлар 3Д принтерда эшләргә өйрәнгән, алар сафта йөрү һәм җыр смотрына медальләр әзерләгән. 3нче сыйныф укучыларының авиамодель роботлары күргәзмәсе узган. Балалар берничә дәрес дәвамында үз модельләре өстендә эшләгән, Бөек Ватан сугышы вакытында кулланылган реаль самолетлар белән бәйле тарихи вакыйгаларны өйрәнгәннәр.

Укучылар лего-модельләрне тизрәк җыярга, күнекмәләрне инструкция буенча һәм төркемдә эшләргә өйрәнә. Бу түгәрәктә бигрәк тә 3-6нчы сыйныф малайлары зур кызыксыну белән шөгыльләнә.

Тематик модель өстендә эшләгәндә укучылар, математика, әйләнә-тирә мохит, сынлы сәнгать дәресләрендә алган белемнәреннән генә файдаланып калмыйча, аларны тирәнәйтә дә. Аларга лего-конструкцияләү дәресләрендә алган белемнәре һәм осталыклары киләчәктә дә файдалы булачак.

 
Фото: Алексеевка мәктәбе сайтыннан.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: