+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 гыйнвар 2022, 10:10

“Пушкин картасы” белән – кинога!

1 гыйнвардан “Пушкин картасы”ндагы еллык акчаның күләме 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды. Алай гына да түгел әле!

“Пушкин картасы” белән – кинога!
“Пушкин картасы” белән – кинога!

Билгеле булуынча, “Пушкин картасы” ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр дәүләт исәбенә мәдәни чараларга билетлар сатып алу мөмкинлегенә ия.

Моннан тыш, 1 февральдән чаралар исемлеге киңәйтелә. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

"Пушкин картасы"н театрларда, музейларда һәм концерт залларында гына түгел, кинотеатрларда да кабул итәчәкләр. Бу карта белән Мәдәният министрлыгы һәм кино фонды ярдәме белән төшерелгән Русия фильмнарына билетлар сатып алырга мөмкин. Ел дәвамында кинотеатрларга йөрү өчен ике мең сумга кадәр акча тотарга мөмкин булачак.

Билгеле булуынча, "Пушкин картасы" - яшьләр өчен махсус банк картасы, аны мәдәни чараларга билетлар сатып алганда гына кулланырга мөмкин. Мондый карталар исәбенә акчаны дәүләт җибәрә. Бу программа 2021 елда Русия Президенты инициативасы белән эшләтеп җибәрелде һәм бик кирәкле булды. Дүрт ай эчендә әлеге картаны 3,7 миллион кеше кулланган, 2 миллиард сумнан артык билет сатып алынган.

 

Фото: rodnikplus.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: