-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 гыйнвар 2022, 10:50

Яңа ел фотозонасы

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсенә укучылар бу көннәрдә аеруча теләп килә.

Яңа ел фотозонасы
Яңа ел фотозонасы

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсендә бу көннәрдә искиткеч тылсымлы мохит урнашты. Биредә эшләүче китапханәчеләр китап сөюче дуслары өчен могҗизалы Яңа ел атмосферасы тудырдылар. Тәрәзәләрдә гаҗәеп әкияти шәһәр "үсеп" чыкты, анда йорт түбәсендә ел символы — Юлбарыс йөри, “прәннекле” кеше сөенә, ялтыравыклы карлар ява.

 Абонемент залында укучыларны купшы, хуш исле чыршы каршы ала, ә чыршы астында, әлбәттә, бүләкләр дә бар. Алар янында ел хуҗасы — Юлбарыс ята.

Кызлар һәм малайларга уңайлы кәнәфигә утырып, яңа ел китабын, мәсәлән, “Яңа ел почтальоны”н укырга була. Әкият геройлары да безнең уңайлы почмакны яратты: Кар патшабикәсе бик уңайлы гына урнашып алды, ә менә Санта-Клаус безгә очрашуга ашыга.

Могҗизалар булып тора, бары тик ышанырга гына кирәк!

 

Зөлфия Гыйззәтуллина.

22нче балалар китапханәсе мөдире.

Автор фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: