Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
12 гыйнвар 2022, 11:50

9 яшьлек студент имтиханнарын тапшыра алмаган...

Әтисе фикеренчә, баланы төрле яклап җәберлиләр.

9 яшьлек студент имтиханнарын тапшыра алган...
9 яшьлек студент имтиханнарын тапшыра алган...

Мәскәүдә тугыз яшьлек Алиса Теплякованың БДИны уңышлы тапшырып,  Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының психология факультетына түләүле нигездә укырга керүе турында язып чыккан идек инде. Күптән түгел уку йорты кызның өлгереше турындагы мәгълүматларны бастырган.

Вузның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вундеркинд кыз дүрт имтиханның икесен генә тапшырып өлгергән. Аларның берсеннән студент кыз “икеле” алган.

"Тиздән студентларның каникуллары башлана, аннан соң сессияне яңадан бирү вакыты билгеләнә. Аның имтихан тапшыру мөмкинлеге күп әле", - дип билгелиләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.

Алисәнең әтисе исә факультетның рәсми сайтында баланың өлгереше турындагы мәгълүматның куелуына ризасызлык белдергән.  

“Психология факультетының нигә шулай эшләвен аңламыйм, Русиядә законнар эшләми. Баланың шәхси мәгълүматлары закон белән сакланырга тиеш. Безнең тарафтан факультетка сораулар бар, без барлык тиешле органнарга хокукый бәя бирүне сорап гаризалар җибәрдек”, - дигән Евгений Тепляков “Звезда" телеканалына.

 

Фото: кадр трансляции телеканала НТВ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: