+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 гыйнвар 2022, 15:05

Сезнең белән горурланабыз!

Бүген Уфада туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте.

Сезнең белән горурланабыз!
Сезнең белән горурланабыз!

Башкаланың Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте.

13-14 гыйнварда узган туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты.

Олимпиаданың республика этабында 153 укучы белемен сынады, шуларның 94е – татар теле һәм әдәбияты, 25се —чуваш теле, 23е —мари теле, 11е удмурт теле буенча.

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Бакалы районының Камышлы мәктәбеннән Азалия Шәвәлиева (11нче сыйныф), Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән Чулпан Фәттахова (10нчы сыйныф), Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән Диана Еникеева (9нчы сыйныф), Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән Ләйсән Фазлетдинова (11нче сыйныф), Балтач районының Уразай мәктәбеннән Дилә Хәлиуллина (10нчы сыйныф), Шаран районының Базгыя мәктәбеннән Миләүшә Газизуллина (9нчы сыйныф) җиңү яуладылар. Алар Казанда төбәкара һәм халыкара туган телләр олимпиадасында республика данын яклаячак.

Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, укуларында уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: