“Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы соравы буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатырга теләүче укучылар саны буенча мониторинг үткәрелә (ата-аналарның берсе яки башка законлы вәкилнең язма гаризасы булганда), тик барысы да ирекле нигездә", - дип аңлатты мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева.
Министр урынбасары билгеләвенчә, вакцина ясатмаган укучыларны беркем дә укудан читләштерә алмый. Моның өчен бернинди хокукый нигез дә юк.
Билгеле булуынча, COVID-19 коронавирусыннан “М спутнигы” балалар вакцинасы Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 24 ноябрьдә теркәлде. Препарат ике компоненттан тора. Аны 12 яшьтән алып балаларга ясаячаклар. Шул ук вакытта 12-15 яшьлек балаларны вакциналаштыру бары тик ата-аналар ризалыгы белән, ә 15 яшьтән өлкәнрәкләр исә үсмернең үз ризалыгы булганда гына ясалачак.
Фото:yugopolis.ru