Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 гыйнвар 2022, 14:40

Әфарин, Тимур!

Туймазы районы Татар-Олкан урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Тимур Сөнәгатуллин белән укытучылары да, дуслары-сыйныфташлары да горурлана.  

Әфарин, Тимур!
Әфарин, Тимур!

13 гыйнвар көнне Уфа шәһәренең Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында туган телләр буенча олимпиада үтте. 14 гыйнварда җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантасы булды. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призёрлары арасында минем укучым – Туймазы районы Татар-Олкан урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сөнәгатуллин Тимур да бар. Бик талантлы, җыр-моң сөюче, биергә яратучы, чын татар малае үзе турында болай ди:

Таныштырып үтим әле

Мин сезне үзем белән.

Сөнагатуллин Тимур булам

Татар-Олкан мәктәбеннән.

 

Татар-Олкан авылында

Көз аенда туганмын.

Тату матур гаиләдә

Көтеп алган малай булганмын.

 

Безнен гаилә гади түгел,

Бик кызыклы гаилә ул.

Пар канатлы әти-әни

Үстерәләр кыз һәм ул.

 

Әби белән бабам да бар минем

Алар дус та миңа, сердәш тә.

Гел яхшыга гына өнди алар,

Кирәк булса бирә киңәш тә.

 

Хәзерге вакытта мин

Гап-гади бер укучы.

Максатыма ирешү өчен

Чын-чынлап тырышучы.

Чыннан да, шушы олимпиадада зур уңышлар яулап, ул беренчедән, мәктәбебезнең абруен күтәрсә, икенчедән, районыбызның горурлыгы булып тора. Шундый укучыларыбыз булганда гына безнең телебез югалмас. Тимур, сиңа сәламәтлек, тырыш, сәләтле булып калуыңны, тагы да югарырак үрләр яулавыңны телибез!

Гөлшат Флүр кызы Сөнәгатуллина,

Туймазы районы Татар-Олкан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: