+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 гыйнвар 2022, 16:45

Гимназиянең горурлыгы ул!

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерлары арасында Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучысы Илдан Кәлимуллин да бар.

Гимназиянең горурлыгы ул!
Гимназиянең горурлыгы ул!

Сәләтле егет 9нчы сыйныфта укый. Бик күп иҗади конкурсларда җиңүгә ирешеп, мәктәпнең горурлыгы булган укучы республика күләмендәге бәйгедә дә сынатмады.

Сүзне Илданга туган тел серләрен төшендерүче, аны олипиадага әзерләүче мөгаллимә - гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фаткуллинага бирик:

“Илдан мәктәпкә укырга төшкәндә үк татар телендә иркен сөйләшә иде. Ул туган тел һәм әдәбияты дәресләренә бик теләп йөри, ижади конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, призлы урыннар яулый. “Илһам” шигырь сөючеләр бәйгесендә дә алдынгы урыннарда килде. Туган тел һәм әдәбият буенча ирешкән уңышлары өчен безнең Илдан Мәскәүгә барып, Кремль чыршысында катнашты. Узган ел “Артек” лагеренда ял итү бәхете дә тиде аңа.

Шунысын да әйтергә кирәк, укучымның гаиләсе тату, тәртипле, әти-әнисе милли җанлы кешеләр. Кәлимулиннар өч малай тәрбияли. Илдан – иң өлкәннәре. Ул энеләренә чын-чынлап үрнәк абый! Аның баянда уйнавы да соклануга лаек. Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлады. Тырышып укый, мәктәптәге чараларны бик матур алып бара. Бер сүз белән әйткәндә, милләтнең йөзек кашы булырлык егет ул безнең Илданыбыз!” – ди Лилия Рәис кызы.

 

Фото:гимназия сайтыннан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: