Нефтекамада урманда ике үсмер адашкан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Бүген, 18 гыйнварда, төшкә таба 112-системасының шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә Нефтекама шәһәрендә урманда 14 һәм 15 яшьлек ике кызның адашуы турында хәбәр килгән.
Үсмерләр чаңгыда шуганда урманда адашкан. Куркып калган укучылар ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе телефонының аккумуляторы “утырып” килүен, 10 процент кына зарядкасы калуын әйткән.
Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган. Чаңгы шуучы кызлар юлны үзләре тапкан.
Бу очрак тагын бер кат юлга тулы зарядкалы мобиль телефон белән чыгарга кирәклеген раслый. Актив ял итәргә яратучыларга шулай ук маршрутны алдан өйрәнергә, һава шартлары турындагы мәгълүмат белән танышырга кирәк.
Моннан тыш, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез, үзегезгә һәм төркем өчен кирәк-яракларны, элемтә һәм сигнализация чараларын, маршрут документларын, азык-төлек һәм медикаментлар булуны тикшерегез.
Фото:championat.com