+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 гыйнвар 2022, 15:10

Борын — кишердән, күзләр күмердән…

Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсендә күңелле чаралар еш уза.

Борын — кишердән, күзләр күмердән…
Борын — кишердән, күзләр күмердән…

Гыйнварда бәйрәмнәр бигрәк күп. Иң игелекле һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара Кар бабай көне. Балаларның яраткан Кар бабаеннан башка кышны күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә ул үзенең туган көнен – 9 һәм 18 гыйнварда бәйрәм итү хокукына лаек булды. 18 саны үзе дә себерке тоткан Кар бабайга охшап тора түгелме соң?!

Борынгы риваятькә ышансак, XV гасыр ахырында, якынча 1493 елда, итальян скульпторы, архитектор һәм шагыйрь Микеланджело Буонарроти беренче тапкыр Кар сынын әвәләгән.

Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсендә Кар бабай ясамадылар, әмма китап укучы яшь дусларыбыз рәхәтләнеп  “Кар бабай” пазлын җыйдылар, “Снеговик-почтовик” мультфильмын карадылар. Соңыннан А.Усачевның Кар бабайлар мәктәбе турында китапларын өйдә укырга алдылар.

 

Ирина Зиннәтуллина фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: