Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 гыйнвар 2022, 15:45

Кар бабайлар көлеп тора!

Уфаның 22нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен күңелле бәйрәм оештырды.

Кар бабайлар көлеп тора!
Кар бабайлар көлеп тора!

18 гыйнварда билгеләнгән Халыкара Кар бабай көнендә балалар өчен бик матур чаралар оештырылды. Бу бәйрәм әле бик яшь, аны күптән түгел генә билгели башладылар. Мондый күңелле көнне бәйрәм итәргә немец коллекционеры Корнелиус Гретц тәкъдим иткән. Кар бабай— кышның һәм Яңа ел бәйрәменең иң популяр символларының берсе.

Юккамени аны элек-электән открыткаларда сурәтлиләр, ә мультфильмнарда Кыш бабайның ярдәмчесе итеп күрсәтәләр. Уфаның 22нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә шәһәрнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен 13нче коррекция интернат-мәктәбендә осталык дәресләре оештырды.

Яшь китап сөючеләр Кар бабайлар турында балалар әдәбияты белән таныштылар, Кыш бабайның ярдәмчеләре турында әкиятләрдән һәм хикәяләрдән өзекләр тыңладылар. Ә аннары фломастерлар белән бизәлгән кәгазь һәм салфеткалардан, шат күңелле Кар бабайлар ясадылар һәм истәлеккә фотога да төштеләр.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: