+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 гыйнвар 2022, 15:05

Венера Хөкүмәт утырышында катнашты

Ул анда ничек барып эләккән?

Венера Хөкүмәт утырышында катнашты
Венера Хөкүмәт утырышында катнашты

Башкортстанда балаларның Яңа ел хыяллары тормышка ашуын дәвам итә. “Теләкләр чыршысы” проекты ярдәмендә Нефтекама шәһәренең  сигезенче сыйныф укучысы Венера Хөрмәтованың да теләге чынга ашты.  Кыз бик тә республика Башлыгының Хөкүмәттә үткән оперативкасында катнашырга теләгән. Бүген ул шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев белән онлайн-киңәшдә катнашкан.

Венера шәһәр хакимияте башлыгы белән танышкан, мэр кабинетында булган, аннары хакимият башлыгы урынбасарлары белән көндәлек оператив онлайн-киңәшмәдә катнашкан, хәтта республика Хөкүмәтендә Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәгә дә кушылган.

Билгеле булуынча, “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында Нефтекамада күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрдән, ятим һәм инвалид балалардан төрле теләкләр язылган йөздән артык хат кабул ителгән.

 

Фото: Нефтекама шәһәре хакимияте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: