+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 гыйнвар 2022, 11:45

Эше – аз, акчасы күп булсын!

Бүгенге мәктәп укучылары нинди хезмәт хакы турында хыяллана?

Эше – аз, акчасы күп булсын!
Эше – аз, акчасы күп булсын!

“ЯКласс” Халыкара белем бирү компаниясе укучылар арасында сораштыру үткәргән.

Русия мәктәп укучыларының 40 проценты беренче эштә 60 мең сумнан артык хезмәт хакы алырга тели.

"Укучыларның күбесе –  40 проценты беренче эштә 60 мең сумнан артык хезмәт хакы алырга исәп тота. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, югары сыйныф укучылары арасында (10-11 сыйныфлар) бу өлеш 45 процент тәшкил итә. 5-11 сыйныф укучыларының тагын 27 проценты үзләренең беренче һөнәри кереме 35тән 50 мең сумга кадәр, 22 проценты — 25тән 35 мең сумга кадәр, 11 проценты — 15тән 25 мең сумга кадәр булыр дип фаразлый”, — диелә хәбәрдә.

60 меңнән артык акча эшләү нияте башлыча Мурманск һәм Калининград өлкәләре, Кырым һәм Ямал-Ненец автоном округы мәктәп укучыларында. Калмыкия, Псков һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, киресенчә, бу кадәр суммага өмет итүчеләр сирәк.

Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере (33 проценты) блогер, рәссам, музыкант, язучы кебек иҗади һөнәрләрне сайларга тели. Респондентларның 17 проценты булачак һөнәри эшчәнлек сыйфатында мәгълүмати технологияләр һәм медицина өлкәсен атаган.

“Тагын 11 процент мәктәп укучылары икътисад һәм финанслар өлкәсендә, 8 процент — юриспруденция, 6 процент — мәгариф, 4 процент— туризм һәм 2 процент — beauty-индустриядә һәм кунакханә эшендә үз карьераларын төзергә тели ", — диелгән хәбәрдә.

Тикшеренүдә илнең 85 төбәгендә үткәрелгән. Анда 5-11 сыйныф укучылары арасында 8 меңгә якын бала катнашкан.

 

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: