-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 гыйнвар 2022, 10:10

“Мин – самолет штурвалы артында!”

Башкортстаннан Елисей Наумовның хыялы чынга ашты.  

“Мин – самолет штурвалы артында!”
“Мин – самолет штурвалы артында!”

Мәскәү шәһәренең финанслар департаменты Башкортстанның Финанс министрлыгы һәм Уфа шәһәре аэропорты белән берлектә, "Теләкләр чыршысы” проекты кысаларында, үсмер Елисей Наумовның хыялын чынга ашырды.

Ул күптән чын самолетка утырып, приборлар панелен күрергә теләгән.

“Балалар өчен могҗизага ышану мөһим. Мондый хәйрия проектлары гадәти булмаган урыннарда булырга, кызыклы кешеләр белән очрашырга гына түгел, кайбер һөнәрләр белән танышырга да мөмкинлек бирә. Бәйрәмне түземсезлек белән көтүчеләргә бүләк ясау өчен менә дигән мөмкинлек бу”, — дип ассызыклады Мәскәү шәһәренең финанслар департаменты вәкиле.

Елисейның әнисе сүзләренә караганда, акция турында алар очраклы рәвештә туганнарыннан гына белгәннәр, хат язганнар һәм көтмәгәндә җавап алганнар.

“Бу — Елисей өчен иң зур могҗиза, зур бәйрәм, һәм без аның өчен бик шат", - дип кичерешләре белән уртаклаша Гөлнара Наумова.

Аэропортка Елисей һәм аның кечкенә сеңлесе республиканың финанс министры Лира Игтисамова белән бергә килде. Аларны «Уфа» халыкара аэропорты генераль директоры Александр Андреев каршы алды.

“Без балаларның хыялын үтәүдә катнашуыбыз өчен бик шат. Пассажир судносы пилоты кабинасына һәркем эләгә алмый, шуңа күрә Елисей бу вакыйганы гомер буена истә калдырыр дип ышанабыз”, — диде Александр Андреев.

Елисейга аэропорт, диспетчерлык пунктын күрсәттеләр һәм пилот ролендә булу мөмкинлеге бирделәр. “Уфа” аэропортының самолетларга техник хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илдар Шиһапов үсмергә самолет һәм пилот кабиналарын күрсәтте, шулай ук очучыларны заманча экипировкалау турында сөйләде.

“Могҗизалар һәм теләкләр чынга аша, моңа ышанырга гына кирәк!” - диде Елисей.

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы игелекле теләкләр марафоны 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Фото: Правительство РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: