

Бәйге шартлары буенча мәктәптә 20дән дә ким булмаган укучылар 2021 елның икенче яртысына “Әллүки”гә язылса, бик матур журнал һәм шәп бүләкләр көтә, дип вәгъдә иткән идек. Күгәрчен укучылары бәйгенең барлык шартларын да үтәде, һәрвакыттагыча яраткан журналларына дәррәү: беренчеләр сыйныфлары белән, 2-4нче сыйныф укучыларының да күпчелеге язылган.
“Әллүки” бүләкләре ерактагы яшь дусларыбызга барып җитте. Кызлар һәм малайлар журнал укучылар белән дә зур шатлыклары белән бүлешергә ашыга.
— “Әллүки”нең матур бүләкләре өчен балалар бик шатланды. Күңелгә ятышлы, фәһемле һәм кызыклы балалар журналы иҗат итүегез өчен зур рәхмәт! “Әллүки”не дәрестә дә бик яратып кулланабыз. Журнал килсә, мәктәптә бәйрәм көне кебек була, беренчеләр кулларыннан да төшерми. Әти-әниләргә аеруча рәхмәт әйтәбез, алар безгә, укытучыларга, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Эшегездә уңышлар, сезнең басмаларны яратып укучыларның тагын күбрәк булуын теләп калабыз, — дип яза башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйрүзә Барый кызы Искәндәрова.
“Әллүки”челәр Күгәрчен мәктәбе укучыларына, аларның укытучылары Фәйрүзә Барый кызы Искәндәровага, Гөлфия Әхмәтгали кызы Вәлитовага, Алиса Ишбирде кызы Маннановага һәм әти-әниләргә зур рәхмәтләрен белдерә. Дуслык күперләре ныклы булсын!
Фотолар Күгәрчен мәктәбеннән.