Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 Май 2022, 10:40

Мәктәп укучылары урамда миллион сум акча тапкан...

Бер сумка акча белән нишләгәннәр, дисезме?

Мәктәп укучылары урамда миллион сум акча тапкан...
Мәктәп укучылары урамда миллион сум акча тапкан...

Киров өлкәсенең Омутнинск шәһәрендә мәктәп укучылары миллион сум акча тапкан. Дөресрәге, акча тулы сумка торак йорт ишегалдыннан кузгалып киткән автомобиль түбәсеннән төшеп калган. Мәктәп укучылары машина артыннан йөгереп караган да соң, тик куып тота алмаганнар һәм сумканы полициягә тапшырганнар, дип хәбәр итә Киров өлкәсе буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте.

Зур сумма акча салынган сумканы автомобиль түбәсендә өлкән яшьтәге ир игътибарсызлыгы аркасында онытып калдырган. Машинасында кузгалып киткәндә, төшеп калуын да сизмәгән, билгеле.

"Полиция хезмәткәрләре акча хуҗасын ачыклаган — ул шул районда яшәүче пенсионер булып чыккан. Полицейскийлар аны эзләп табып, акчаларының югалмавы турында хәбәр иткәч, өлкән яшьтәге ир бик шатланган”, - дип белдерәләр төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шунысы сөенечле, балалар табышның бер тиененә дә тотынмаган. Хуҗасына тизрәк кире кайтару өчен аларны полиция бүлегенә илтеп биргәннәр.  Хокук сакчылары да, акча хуҗасы да үсмерләргә рәхмәт белдергән, малайларны бүләкләү мәсьәләсе хәл ителә.

 

Фото:domostroynn.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: