+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 Май 2022, 14:45

Бердәнбер укучы булу җиңелме?

Югары сыйныфларда берүзе укыган мәктәп укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Бердәнбер укучы булу җиңелме?
Бердәнбер укучы булу җиңелме?

Свердловск өлкәсенең Бакряж авылында бердәнбер унберенче сыйныф укучысы өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме узган. Кыз тугызынчы сыйныфтан соң ике ел берүзе укыды, дип хәбәр итә “Дүртенче канал”.

Дарья Крючкова тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптә югары сыйныфларда белем алучы бердәнбер укучы булып калган.

"Тугызынчы сыйныфта без нибары дүрт кыз идек. Һәм без барыбыз да югары сыйныфта укуны дәвам итмәскә, укырга керергә уйладык. Мин документларны колледжга тапшырдым, әмма соңыннан аларны алып, кире мәктәпкә кайттым. Мине бик яхшы кабул иттеләр. Башта бердәнбер укучы булу авыр иде, әмма соңыннан күнектем инде”, — ди кыз.

Бердәнбер чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен тантаналы линейка да, мәктәп вальсы да оештырганнар. Имтиханнар тапшырганнан соң кыз медицина институтына укырга керергә һәм акушер-гинеколог һөнәрен алырга ниятли.

 

Фото: fishki.net

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: