+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 Май 2022, 09:50

Тастымалын чәйнек өстендә онытып калдырган...

Мәктәп укучысы гаиләне фатирсыз калдыра язган.

Тастымалын чәйнек өстендә онытып калдырган...
Тастымалын чәйнек өстендә онытып калдырган...

Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, янгын турында хәбәр итүче корылма Чишмә районының Игнатовка авылында 87 яшьлек әбинең гомерен саклап калган. 13 май көнне ул йокы бүлмәсендә ял итә. Йортта кинәт янгын хәбәрчесе “кычкыра” башлый. Тавыш килгән якка чыгуга, йорт хуҗабикәсе электр үткәргечләреннән килгән очкыннар нәтиҗәсендә кәгазь обойларга ут кабуын ачыклый.

Көчле тавышка әбинең күршесе йөгереп керә, ул янгынны сүндерергә һәм йортны җилләтергә ярдәм итә. Әби йортта электр үткәргечләренең шактый искергән булуын таный, ул янгын чыгуга сәбәпче була да инде.

Икенче очрак кичә Туймазы районының Кандра авылында күпфатирлы йортта булган. Укучы кыз мәктәптән кайта һәм газ плитәсен кабызып, чәйнек куя. Ләкин чәйнек өстендә тастымалын оныта. Аңа ут каба һәм янгын хәбәрчесе эшли башлый. Курыккан кыз шунда ук әнисенә шалтырата һәм, ярдәм сорап, күршеләренә йөгерә. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана. Өлкәннәр янгынны вакытында сүндерә.

 

Фото:goodfon.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: