Кичә, 23 май көнне, Уфаның 84нче Татар гимназиясендә 1 В сыйныфы өчен “Балалар сабантуе “ үтте. Бәйрәм зур оешканлык белән узды. Әти-әниләр дә балаларга кушылып, уеннарда актив катнаштылар.
Төрле кызыклы уеннар һәм ярышлар булды. Укучылар уйнадылар һәм күңел ачтылар, бергәләшеп биеделәр, җырладылар, беркем дә бүләксез калмады.
"Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме! Аны һәркем көтеп ала", - дип башлап җибәрде бәйрәмне оештыручы, 1 "В" сыйныфы җитәкчесе - Әлфия Хәбибулла кызы Гәрәева.
Балалар сабантуе бик күңелле үтте. Әти-әниләр дә, балалар да милли бәйрәмне оештыручы Әлфия Хәбибулла кызына үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
Энҗе Бәдертдинова,
84нче Татар гимназиясенең 2021 ел чыгарылыш сыйныфы укучысы, БДУ студенты.
Автор фотолары.