+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 Май 2022, 09:10

Сау бул, мәктәп!

Башкалада 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен уку елы тәмамлануга багышланган зур бәйрәм быел яңа мәйданчыкта уза.

Сау бул, мәктәп!
Сау бул, мәктәп!

Бүген Башкортстанның шәһәр һәм районнарында мәктәпне тәмамлаучылар өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре уза.  Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллаша. Ә алда-мөһим имтиханнар, җаваплы сайлау һәм онытылмаслык чыгарылыш кичәсе.

Бүген  соңгы кыңгырау барлык шәһәр һәм районнарда 16 798 унберенче һәм 42 мең 411 тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңгырый. Уфада гына да бүген 119 гомуми белем бирү оешмасын 4853 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.

Башкалада 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен уку елы тәмамлануга багышланган зур бәйрәм быел яңа мәйданчыкта уза.

”25 майда „Торатау“ Конгресс-холлының түбән мәйданында 14:00 сәгатьтә чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен шәһәр бәйрәме башлана. Программада – вальс башкару, бию флешмобы, шәһәр мәктәпләре укытучыларының җыелма хоры чыгышы, чыгарылыш сыйныф укучыларының үзләреннән иҗади номерлар һәм ата-аналардан котлаулар”, - дип сөйләделәр мэриянең матбугат хезмәтендә.

26 майдан унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнары башланачак. БДИ 2 июльгә кадәр дәвам итә.

 

Фото:ufacitynews.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: