+29 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
27 Май 2022, 14:15

Карга боткасы тәмле булды!

Уфа районының Кызылъяр урта мәктәбендә милли бәйрәмнәр бик күңелле үтә.

Карга боткасы тәмле булды!
Карга боткасы тәмле булды!

Шушы көннәрдә Уфа районының Кызылъяр урта мәктәбенә татар теле hәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе әгъзалары җыелды.

Мәктәп директоры Гүзәл Лотфулла кызы Зөбәерова белем учагында хезмәт салучы педагогларның, татар теле hәм әдәбияты укытучысы Лиана Вазыйх кызы Хәертдинованың эшчәнлеге белән таныштырды.

Лиана Вазыйх кызы 20 елдан артык башлангыч сыйныфлар hәм татар теле  укытучысы булып эшли. Төрле мәдәни чараларда актив катнаша. Кызылъяр авылы мәдәният йортында эшләп килгән “Йолдыз”  татар фольклор жыр-бию ансамбленең солисткасы да ул. Барлык чараларга сценарийларны да ул яза. Баянда уйнарга, жырларга, матур милли киемнәр тегәргә ярата. Балалар ул теккән киемнәрдә рәхәтләнеп чыгыш ясый.

Чарада район житәкчесе Әлфия Хисматулла кызы Суфиянова hәм Әлфия Гаетхан кызы Диңгезбаева чыгыш ясады. Соңыннан Кызылъяр  мәктәбе укучылары hәм укытучылары  халкыбызнын милли бәйрәмнәренең берсе – “Карга боткасы”  йоласын күрсәтте.

Бәйрәмне карга булып киенгән балалар ачып жибәрде. Милли киемнәрдә чыгыш ясаган бер төркем балалар чараның бизәге булды. Алар каргалар килү уңаеннан бәйрәм ясап, ботка пешерерде. Иң элек өйдән-өйгә йөреп, бәйрәм такмаклары әйтеп, хәерле матур язлар килүен , илебездә тынычлык булуын теләп, әбиләрдән сый-хөрмәт җыйдылар, аларны да бәйрәмгә чакырдылар. Аланга килеп учак тергезү, казан асу, кызларның чишмәгә барып су алып күренешләрен дә оста башкарды балалар. Ниhаять, ботка пешәргә куелды. Ә ул әзер булганчы, кызлар һәм малайлар мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар әйтеп, уеннар уйнап күңел ачтылар. Татар халкының жыр-биюле “Түбәтәй” уены да бик кызыклы килеп чыкты. Уен барышында “җәза” да эләктә үзләренә.  Гөлназ Латыйпова табышмаклар әйтте, Антон Лапин Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сөйләде, Марсель Сабуров “Бииләр итек-читекләр”  жырын башкарды.

Кичәдә кунакларыбыз да читтә калмады. Алар балалар белән бергәләп җырлап та, тыпырдап биеп тә алдылар.  Иң элек ботканы җиргә, hавага, кояшка, каргаларга өләштеләр. Ә соңыннан балалар һәм кунаклар сыйланды.

 Бәйрәмнең иң ямьле мизгеле ул  - укучыларның туган телләрендә жырлар, шигырь сөйләүләре булгандыр, мөгаен. Алар киләчәктә дә гореф-гадәтләребезне онытмаска, туган телдә – татар телендә сөйләшергә, аралашырга сүз бирделәр.

Чара Г. Тукайның “Туган тел” жыры белән тәмамланды. Кичәне татар теле hәм әдәбияты укытучысы Лиана Вазыйх кызы Хәертдинова әзерләде һәм оештырды. Ул бәйрәмдә Түтәй ролен бик оста башкарды. Бабай ролен башлангыч сыйныф укытучысы Эльза Радик кызы Хәлиуллина уйнады. Бәйрәмне баян моңнары белән Лилия Тимерхан кызы Ямурова бизәде.

Лиана Вазыйх кызы Хәертдинова,

Уфа районы Кызылъяр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: