+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 июнь 2022, 21:40

Китап артыннан йөгерәбез!

Уфа шәһәренең Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы хезмәткәрләре һәм волонтерлары “Йөгерүче китап-2022" традицион язгы интеллектуаль узышны ачып җибәрде.

Китап артыннан йөгерәбез!
Китап артыннан йөгерәбез!

“Язгы йөгерешкә старт бирәбез –

Шәһәр урамнары буйлап бердәм йөгерәбез!

Уфада балалар китапларын ничек укыйлар

"Йөгерүче китап" белән белербез, дуслар!”

Шундый сүзләр һәм күңелле флешмоб белән Уфа шәһәренең Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы хезмәткәрләре һәм волонтерлары “Йөгерүче китап-2022" традицион язгы интеллектуаль узышны ачып җибәрде. Ел саен үткәрелә торган социомәдәни акция китапханәләрне популярлаштыруга һәм китап укуга кызыксыну уятуга юнәлтелгән. Шунысы мөһим, сорашып белешүдә катнашучыларның күбесе укуның, элеккечә үк, ялларының бер өлеше булып калуын раслый.

Уфаның 7нче балалар китапханәсе һәм  Ш. Ходайбирдин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе “Китап белән йөгерүчеләр” алдан уйланган маршрут буенча “Укый торган кыз” арт-объектыннан Мостай Кәрим һәйкәленә кадәр йөгереп уздылар. Акция Балаларны яклау көне алдыннан узганлыктан, барлык очраган балаларга һәм өлкәннәргә, аларның яшен исәпкә алып, иң танылган балалар китапларын һәм яраткан әдәби геройлар буенча сораулар бирелде. Кайбер сораулар уфалыларны уйланырга мәҗбүр итсә дә, балачактан таныш булган А. Барто, С. Маршак һәм К. Чуковскийның шигырь юлларын әниләр һәм әбиләр нинди рәхәтлек белән искә төшерделәр, нәниләргә әйтеп тордылар! Дөрес җавап өчен кызыклы китап һәм китапханәгә чакыру тапшырылды. Йөгерешнең иң яшь катнашучылары бүләккә акция эмблемасы төсендәге шарлар алдылар. Әлбәттә, барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы тәэссоратлар белән таралышты.

 

 

Ирина Зиннәтуллина фотолары.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: