Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
2 июнь 2022, 14:10

Китап укырга яратучылар узышты

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Йөгерүче китап – 2022” Бөтенрусия язгы интеллектуаль йөгереш акциясенә кушылды.

Китап укырга яратучылар узышты
Китап укырга яратучылар узышты

 “Китап белән йөгерүчеләр” маршруты шундый иде: Аврора урамыннан йөгерә башладылар, Рабкоров урамы буенча үтеп, Арслан Мөбәрәков исемендәге урамга кадәр йөгерделәр.

Агымдагы ел бер төркем язучылар һәм шагыйрьләр өчен юбилей елы булды. Аларның иҗаты һәркемгә балачактан ук таныш. Шуңа күрә Балаларны яклау көне алдыннан узган язгы "Йөгерүче китап" акциясе "Балалар өчен әдәбият" темасына багышланды.

Маршрут буенча йөгергәндә, юлда очраган өлкәннәрнең дә, балаларның да Самуил Маршак, Астрид Линдгрен, Корней Чуковский, Льюис Кэрролл, Агния Барто кебек язучылар иҗаты буенча белемнәрен тикшереп, аларның гына түгел, ә безнең бистәдә яшәүчеләрнең яраткан китаплары турында белдек. Безнең блиц-викторина сорауларына дөрес һәм тиз җавап бирүчеләргә бүләккә — кызыклы яңа китаплар, ә әти-әниләргә, әби-бабайларга китапханә рекламасы белән укуның файдасы турында мәгълүмати буклетлар тапшырылды. Акция кешеләрнең укырга яратуларын һәм шәһәребез китапханәләренә бик теләп йөрүләрен раслады.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина.

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсе мөдире.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: