+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 июнь 2022, 16:15

Якын дустыгыз – "Әллүки"не онытмагыз!

Дуслар, сез фотодагы кызлар һәм малайларны танып торасыздыр, мөгаен. Уфаның 84нче Татар гимназиясендә белем алучы бу укучылар дүрт ел дәвамында “Әллүки”не сыйныф белән алдырып килде. Утызы да!

Якын дустыгыз – "Әллүки"не онытмагыз!
Якын дустыгыз – "Әллүки"не онытмагыз!

Шушы көннәрдә “Әллүки” журналының тугры дусты, Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Рәшит кызы Ахунова кошчыкларын очырды. Аның җитәкчелегендә дүрт ел дәвамында белем баскычлары буйлап күтәрелгән кызлар һәм малайлар 5нче сыйныфка күчте. Айгөл Рәшит кызы укучыларын 1нче сыйныфтан ук туган телне яратырга өйрәтте, “Әллүки” журналы белән дуслаштырды. Шуңа да аның укучылары ана телендә матур итеп сөйләшә, укый, җырлый белә. Шәһәр, республика конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар яулый. Журнал оештырган бик күп чараларда, бәйгеләрдә алар һәрвакыт безнең белән булды.

Яраткан укытучыларының канат астыннан чыгар мизгелләре сизелми дә килеп җиткән бит. Шушы вакыт эчендә ничек үскән алар! Карашлары да җитди хәзер...

Беренче укытучыгыз салган якты эзләр буйлап, белем үрләренә кыю атлагыз, дуслар! Уңышлар сезгә, булачак бишенчеләр! Киләчәктә дә беренче укытучыгызның горурлыгы булып калыгыз! Һәм, әлбәттә, якын дустыгыз "Әллүки"не онытмагыз!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: