-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
6 июнь 2022, 15:15

Башкортстан укучысы Кызыл мәйданда сүз тотты!

12 яшьлек якташыбыз дөньяның иң яхшы 10 укучысы исемлегенә керде.

Башкортстан укучысы Кызыл мәйданда сүз тотты!
Башкортстан укучысы Кызыл мәйданда сүз тотты!

Якташыбыз, Күмертау шәһәреннән 12 яшьлек Роман Коньшаков, Мәскәүдә Кызыл мәйданда – “Тере классика” конкурсының суперфиналы сәхнәсендә чыгыш ясады. Мәскәүдә узган финалда Бөтенрусия финалында җиңүче – җиде һәм “Тере классика” халыкара конкурсында җиңүче җиде укучы чыгыш ясады.  Русия финалистлары конкурста илнең 85 төбәгеннән 2,5 миллионнан артык катнашучы арасыннан сайлап алынды, ә суперфиналчылар 80 илдән катнашучы нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңү яулады.

Укучыларның чыгышын танылган жюри бәяләде: Русиянең атказанган артисты, Щукин исемендәге театр институтының актерлык осталыгы кафедрасы мөдире Павел Любимцев, телетапшырулар алып баручы, публицист Андрей Максимов, актрисалар Елена Бирюкова һәм Ксения Лаврова-Глинка, язучы Нина Дашевская.

Кумертаудан Роман Коньшаков Виктор Драгунскийның “Шиворот-наворот” хикәясеннән өзек белән чыгыш ясады. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул 42 балл җыйды һәм дөньяның иң яхшы ун укучысы исемлегенә керде.

“Мин конкурста киләсе елда да, һичшиксез, катнашачакмын Үз максатыма ирешкәнче, дөньяда иң яхшы сәнгатьле укучы булганчы,  үземне сынап караячакмын!» - ди Роман.

Суперфиналга чыгучылар конкурс партнерларыннан призлар — электрон ридерлар, китаплар, сувенирлар, медальләр һәм “Тере классика” фондыннан грамоталар белән бүләкләнгән.

Билгеле булуынча, “Тере классика” яшь шигырь укучылар конкурсы — Русиядә укуга ярдәм итү буенча иң зур проект. Ул инде 11 тапкыр уза, конкурста илнең барлык төбәкләре һәм дөньяның 80нән артык иле катнаша. Конкурсны оештыручы – “Тере классика” фонды, әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырылды. Проектның партнерлары – Русия Мәгариф министрлыгы, “Артек” яшьләр үзәге, Щукин исемендәге театр училищесы һәм “Гознак” компаниясе.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: