+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
8 июнь 2022, 12:05

Әти-әниләр балаларының нәрсә ашаганын белеп торачак

Яңа уку елыннан алар меню белән көн саен таныша ала.

Әти-әниләр балаларының нәрсә ашаганын белеп торачак
Әти-әниләр балаларының нәрсә ашаганын белеп торачак

Агымдагы елның 1 сентябреннән Башкортстан мәктәпләре үзләренең рәсми сайтларында укучыларның туклану шартлары турында мәгълүмат бастырырга тиеш булачак.

Бу хакта “Рособрнадзор” боерыгындагы үзгәрешләргә сылтама белән төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Хәзер мәктәп сайтының тиешле бүлегендә көн саен меню һәм азык-төлек белән тәэмин итүчеләр турында мәгълүматлар урнаштырылырга, шулай ук ата-аналар өчен кире элемтә формасы һәм сорауларга җавап бирелә торган рубрика булырга тиеш.

 

Фото:ural-meridian.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: