+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
11 июнь 2022, 09:35

Экспедициядә катнашасың киләме?

Быел җәй мәктәп укучылары өчен "Полярный круг" 35нче фәнни-белем бирү экспедициясе оештырыла.

Экспедициядә катнашасың киләме?
Экспедициядә катнашасың киләме?

Чираттагы “Полярный круг” XXXV экспедициясе Ак диңгезнең Кандалакша култыгы тыюлыкларның берсендә узачак. Экспедициянең палаткалы лагере, гадәттәгечә, Боленевский утравында Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты Биологик станциясеннән 10 чакрым ераклыкта һәм Нильмогуб авылыннан 3 чакрым ераклыкта урнашачак. Бу уку-укыту дәресләре һәм гамәли кыр программалары уздыру өчен бик шәп урын, дип белдерә оештыручылар.

Палаткалы лагерь территориясе экспедициядә катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү, уку дәресләре үткәрү һәм автоном маршрут төркемнәренә һәрьяклы ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырыла.    

Экспедициядә катнашучылар җилдән һәм явым-төшемнән өстәмә якланган ике катлы палаткаларда, ныклы тентлар белән капланган иркен ангарларга урнаштырыла.

Шулай ук кыр кухнясы һәм мунчасы эшләячәк.      

Экспедицияне энергия белән тәэмин итү кояш батареялары комплексы, мобиль бензогенераторлар һәм җил генераторы белән тәэмин ителә. Мәскәү белән элемтә кәрәзле элемтә аша, ә ул булмаганда, Global Star спутник телефоны буенча башкарыла.

Диңгез сәяхәтләре өчен, шулай ук су астына төшүне тәэмин итү өчен GPS системасы, шулай ук барлык кирәкле хәвефсезлек һәм хәбәр итү чаралары белән җиһазландырылган тиз йөрешле мотор көймәләре һәм җилкәнле суднолар кулланыла.

Маршрутка чыгу алдыннан һәр төркем кыскача инструктаж уза, экспедиция журналында теркәлә һәм элемтә чаралары, аптечка, навигация комплекты, сигналлар бирү һәм агрессив хайваннарны куркыту өчен махсус чаралар ала. Ә экспедициядә катнашкан һәр кеше кыр эшләрен башкарганда хәвефсезлек техникасы буенча махсус әзерлек һәм инструктаж уза.

Экспедициянең нечкәлекләре турында Яшьләр белем бирү экспедицияләре сайтында - https://expeditions.ru/arctic-circle-expedition.htm

 

Фото: pkrug.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: