+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
16 июнь 2022, 20:00

Мәскәүдән җиңү белән!

Уфаның яшь журналистлары илнең төп медиаконкурсында янә җиңү яулады.

Мәскәүдән җиңү белән!
Мәскәүдән җиңү белән!

Мәскәүдә 17 тапкыр "Включайся!” балалар телевидениесе фестивале үтте. Быел фестиваль статистикасы элекке рекордларны да узып китте – балалар медиафорумына Русия, Беларусия һәм Казахстанның 109 шәһәрендәге 117 студиядән 770 бала килде.

"Телешко" телевидениесе мәктәбенең яшь журналистлары янә “Не скучай!” номинациясендә җиңү яулады.

“Русиядә эшләргә кирәк булган 100 әйбер” проекты 1 июньдә “АРТ Корылтай. Балалар" форумында тәкъдим ителде. “Телешко”да тәрбияләнүчеләр исәбендә дистәдән артык җиңү бар.

“Русиядә эшләргә кирәк булган 100 әйбер” программасында үсмерләр ил төбәкләре буенча сәяхәт итү өчен 100 сәбәп эзли һәм эчке туризмны алга этәрә. Пилот чыгарылышы Санкт-Петербургка багышланган.

Фестиваль кысаларында катнашучылар илнең әйдәп баручы телеканалларында журналист һөнәренең үзенчәлекләре белән танышты, ә “Телешко”ның яшь журналисты Дарья Носкова “RT” телеканалының “Недоразумение” үсмерләр программасының яңа чыгарылышын төшерүдә катнашты.

“Төп приз  – телевизор пультындагы төймә рәвешендәге статуэткалардан тыш, Уфа телеканалы укучылары ОРТ федераль телеканалыннан эксклюзив тәкъдим алды. Димәк, аларның эшен бөтен ил күрәчәк!” – ди “ТЕЛЕШКО” медиамәктәбе директоры Рөстәм Аднабаев.

Ел саен үткәрелә торган “Включайся!” фестивале – ул  ил телевидениесе мэтрларының осталык дәресләре, “йолдызлы кунаклар” белән иҗади очрашулар, балалар һәм үсмерләр телепрограммалары һәм балалар өчен телекомпанияләр тарафыннан оештырылган фильмнар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, конкурс эшләрен карау, анализлау һәм тикшерү, бирелгән темага сюжет төшерү, Мәскәү телеканалларына экскурсияләрне үз эченә ала. Беренче фестиваль 2006 елда Ханты-Мансийск шәһәрендә узды. Фестиваль Русия балалары арасында гына түгел, аларның чит ил яшьтәшләре арасында да популярлашты.

 

Рөстәм Аднабаев фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: