Кумертау шәһәренең Энергетиклар урамындагы күпкатлы торак йортта яшәүче 15 яшьлек үсмергә коткаручылар ярдәмгә килгән. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
Чакыруга килгән коткаручылар ачыклавынча, үсмер фатир тәрәзәсеннән йортның ишегалдындагы козырегына чыккан, тик аннан үзаллы гына төшә алмаган. Кире фатирга керү мөмкинлеге дә булмаган, күрәсең.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары ярдәм килеп, козыректа утырган малайны аска төшергәннәр.
“Җәй көннәрендә балалар үзләренә нинди генә мажаралар уйлап чыгармый. Иң мөһиме – сау-сәламәт һәм бәхетле булсыннар!” – ди ведомство җитәкчесе.
Фото: Ф. Гомәровның телеграм-каналдагы сәхифәсеннән