+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 июнь 2022, 11:30

Өйдән кич чыгып киткән...

Кырмыскалы районында мәктәп укучысы югалган.

Өйдән кич чыгып киткән...
Өйдән кич чыгып киткән...

Кырмыскалы районында 15 яшьлек Айгөл Демакова хәбәрсез югалган. Бу хакта район хакимиятенең социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә язалар.

Кыз кичә кичке тугызда өйдән чыгып киткән. Әлегә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.

Билгеләре: төскә 15-16 яшьлек, буе 160-170 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре саргылт төстә, озын.

Өстендә кызыл футболка, кара-зәңгәр легинслар, кара төстәге кроссовкалар булган.

Үсмер кыз турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләр булса, Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча хәбәр итүегез сорала: Кырмыскалы авылы, Киров урамы, 32 йорт, яки телефон аша 8 (34765)2-10-83, 2-12-02, 2-11-34, 8-917-459-2003.

 

Фото: район хакимиятенең социаль челтәрләрдәге рәсми төркеме

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: