+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 июнь 2022, 11:00

Ишекне ут ялмап алган була...

Полицейскилар ике баланы янган йорттан чыгарган.

Ишекне ут ялмап алган була...
Ишекне ут ялмап алган була...

Русия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләкән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре өлкән эксперт полиция майоры Илгиз Әхмәтҗанов һәм баш хисапчы эчке хезмәт капитаны Рәсим Мәүлияров янган йорттан ике баланы коткарган.

“Дәүләкән шәһәренең шәхси секторы буйлап барганда, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Титов урамындагы бер катлы агач йортның түбәсе һәм верандасының ялкын белән каплануын күргән. Алар янгын турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткәннәр һәм ярдәмгә ашыкканнар.

Бинаны тикшергәндә, тәрәзә аша йортта ике бала барлыгын күреп алганнар. Ишек ут белән ялмап алынган булу сәбәпле, алар тәрәзәләрнең берсен ватып, башта 8 яшьлек Динарны, ә аннан соң аның 14 яшьлек абыйсы Алмазны чыгарганнар", - дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: