+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
29 июнь 2022, 15:20

Батырлыгы өчен рәхмәт!

Башкортстанда 12 яшьлек малай суда ике кешене коткарган.

Батырлыгы өчен рәхмәт!
Батырлыгы өчен рәхмәт!

Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов социаль челтәрләрдәге битендә 12 яшьлек малайның батырлыгы турында хәбәр итте. Район башлыгы язуынча, Стәрлетамакның 6нчы гимназиясе укучысы 12 яшьлек Радмир Хөснетдинов узган шимбәдә Усолка елгасында ике кеше гомерен саклап калган.

"Суда икенче сыйныф укучысы бата башлый. Малай янына ашыккан әтисе улын судан мөстәкыйль тартып чыгара алмый. Әгәр ерак түгел генә Радмир булмаса, коточкыч хәл була алыр иде. Бер минут та уйлап тормыйча, ул батучыларга ташлана һәм коткару түгәрәге ярдәмендә аларны судан тартып чыгара. Егет чын ирләрчә гамәл кыла. Һәм ул бәяләп бетергесез. Батырлыгы өчен рәхмәт аңа! Улларында кыюлык һәм батырлык кебек мөһим сыйфатлар тәрбияләгән өчен әти-әнисенә аерым рәхмәт сүзләре белдерәм," - дип язган район башлыгы.

Радмир үзе әйтүенчә, ул башта малай батып үләр дип курыккан.  Әмма малайны да, әтисен дә ярга алып чыга алган.

“Мин үземне суда ышанычлы тотам, дүртенче сыйныфтан йөзү белән шөгыльләнәм. Ә киләчәктә программист булырга телим", - ди кыю йөрәкле малай.

 

Фото: Фәнзил Чыңгызовның социаль челтәрләрдәге битеннән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: