+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 июль 2022, 12:15

Яшь батырны бүләкләделәр

12 яшьлек Радмир суда ике кешене коткарган иде.

Яшь батырны бүләкләделәр
Яшь батырны бүләкләделәр

Стәрлетамак шәһәре мэриясендә ике кешенең гомерен саклап калган 12 яшьлек Радмир Хөснетдиновны бүләкләделәр. Шәһәр башлыгы Рөстәм Газизов Хөснетдиновлар гаиләсенә чын патриот тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. Ул яшь геройга Рәхмәт хаты һәм самокат тапшырылды.

"Батырлык дигәндә, күбрәк өлкәннәр күз алдына килә, әмма аны балалар эшләсә –  бу аеруча сокландыра. Димәк, алар үз илләренең, үз шәһәрләренең патриоты һәм лаеклы кешеләр булып үсәләр дигән сүз. Бүген миңа шундый малай белән танышу һәм аның кулын кысу бәхете тиде. Ул - безнең шәһәр егете Радмир Хөснетдинов. Радмирга 12 яшь, ул 6нчы гимназиянең 6нчы сыйныфында укый. 2нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә йөзү секциясенә йөри. Мөгаен, нәкъ менә шушы мавыгуы Радмирга тиз арада үзен кулга алырга һәм суда ике кешенең гомерен коткарып калырга ярдәм иткәндер, - дип яза социаль челтәрләрдә Рөстәм Газизов. - Без Радмирны гаиләсе белән шәһәр хакимиятенә чакырдык. Радмир – чын егет. Мин аңа шундый ук көчле, кыю һәм шундый ук мәрхәмәтле, кеше бәласенә битараф булмавын телим. Аны тәрбияләгән әти-әниләренә зур рәхмәт".

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Гафури районының Усолка елгасында икенче сыйныф укучысы суга бата башлый. Баланың әтисе улын судан үзаллы гына тартып чыгара алмый. Якында булган  12 яшьлек Радмир Хөснетдинов бер минут та уйлап тормыйча, батучыларга ярдәмгә ташлана һәм коткару түгәрәге ярдәмендә аларны судан тартып чыгара.

 

Фото: Стәрлетамак шәһәре хакимияте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: